Ярдәмләшү өчен берләшү

2016 елның 2 феврале, сишәмбе
Мәскәүдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр Ассоциациясенең беренче оештыру конференциясе булып узды. Делегатлар бөтен илдән җыелганнар иде: Вологда hәм Владивосток,Кырым hәм Архангельск,Махачкала hәм Екатеринбург- Россия субъектларыннан 67 сеннән вәкилләр килгән иде. 
Утырышлр Дәүләт Думасы бинасында узды- бу үзе үк вакыйганың нинди мәгънәгә ия булганын күрсәтте. Бу чараны үткәрү инициаторы рәвешендә Гомумроссия үзидарә Конгрессы чыкты. Конгресс Президенты,Дәүләт Думасысының федераль корылыш hәм җирле үзидарә Комитеты Рәисе Виктор Кидяев әйткәнчә,территориаль иҗтимагый үзидарә- җирле үзидарә системасында олы мәгънәле урынны алып тора.
“Чынлыкта ТИҮләр урыннарда гражданнарның хокукларын hәм ирекләрентормышка ашыруга ярдәм итәләр hәм халык белән җирле хакимиятнең партнерлык мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерәләр”, - дип искәртте Виетор Кидяев.Ягъни муниципаль хакимиятнең халыкка чынлап якынаюы турында ТИҮ хәрәкәтенең үсеше уңаеннан гына сүз алып барып була. Нәкъ менә шуңа күрә дә Гомумроссия Конгрессы-барлык муниципаль җәмәгатьчелекнең вәкиле буларак территориаль иҗтимагый үзидарәне бөтенләе белән яклап, ТИҮләрнең Гоумроссия ассоциациясе берләшмәсен оештыруны кайгыртты.
Депутат фикеренчә,нәкъ менә шундый берләшмә берничә стратегик мәсьләне чишәргә булышачак.
“Иң беренчесе- территорияләрдә тупланган иң яхшы үрнәкләрне системалаштыру.Икенче - бу үрнәкләрне барлык регионнарда кулланырлык хәлгә җиткерергә кирәк.Шуңа өмет баглап була,бу эшкә региональ муниципаль берәмлекләр бик теләп тотыначаклар”.
Виктор Кидяев алга таба федераль законнар уңаеннан бердәм эшләп,шушы өлкәдә дәүләт программасы төзеп,аңарда территориаль иҗтимагый үзидарәләрне финанслау ягын чагылдырып булыр hәм ТИҮләргә косультатив hәм методик ярдәмне дә оештырып булыр дигән фикерне алга сөрде.
Конференция барышында шактый мөhим темалар күтәрелде:ТИҮләрне юридик зат буларак теркәү мәсьәләсе,ТИҮнең финанс эшчәнлеге нигезе,урыннарда активистларның тәҗрибәсе hәм башкалар.
Үзәк Федераль округта РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Александр Беглов,мәсәлән,территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең максаты,бурычлары турында сүз йөртте.Шул ук вакытта вәкаләтле вәкил ТИҮ активының хакимият эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат белән фадаланырга,шул мәгълүматны халыкка җиткерә белергә тиешлекләренассызыклады.
Шулай булмаса,көн тәртбендәге темалар белән оппонентлар коралланалар hәм эш барышын үз җайларына боралар.
Тикшерергә куелган эшләр уңаеннан чыгыш ясарга теләүчеләр бихисап булып чыкты.Билгеләнгән регламентка сыешмадылар.
Шуңа күрә регламентны озайту ниятен белдерделәр.
Конференциядәге барлык чыгышларны “Муниципаль Россия» журналының 2016 елдагы беренче санына бирергә килештеләр(бу журналга  Конгрессның башкаручы дирекциясендә язылырга була).
Иң әhәмиятле эш шул булды:территориаль иҗтимагый үзидарәнең Гомумроссия Ассоциациясе төзелде.
Ассоциациянең Уставы кабул ителде,Идарәсе hәм Рәисе сайланды.Рәис итеп бертавыштан Виктор Кидяевне сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International