2015 елның декабрендә яшьләрнең автор проектлары hәм Россия территорияләренең социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән “Минем илем- минем Россиям”-2016” Бөтенроссия конкурсы үконкурс дәвам итә.
Шушы әйбәт инициатива 2003 елда Рязань шәhәрендә яшьләр парламентаризмын куәтләп,Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә кузгалып киткән иде. Алты шәhәрнең- Рязань,Мәскәү,Коломна,Архангельск,Новосибирск hәм Калининградның яшьләре шушы эшкә кушылдылар. 2005 елда яшьләрнең автор проектлары Россия территорияләренең социаль-икътисади үсешен куәтләү ниятендә кузгалган иде.2006 елдан бу проект гомумроссия статусын алды.
Проектның төп идеясе- Россия төбәкләренең,шәhәр,авылларының әhәмиятле проблемаларын чишүгә яшьләрне күбрәк катнаштыру. Проектларда җиңүчеләр арасыннан иң көчлеләренә- талантлыларына президент бүләге дә тәкъдим ителә.
Бу конкурсны оештыручы буларак “Яшьләрнең социаль-икътисади инициативасы» дигән Бөтенроссия иҗтимагый берләшмә биредә оештыручы буларак катнаша. Конкурсны ел саен Дәүләт Думасы,Мәгариф hәм фән министрлыгы,Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык,”Яңа проекларны үткәрү буенча стратегия агентлыгы” яклап-куәтләп торалар. Проектның географиясе:Росссия hәм СНГ илләре. 2014-2015 елларда проектның оештыру комитетлры РФ ның 68 субъектында эшләделәр(төбәкләр,муниципаллар,югары уку йортлары дәрәҗәсендә)шул исәптән Кырым,Севастополь дә истә тотылды. Төбәкләрнең лидерлары буларак Оренбург,Мәскәү,Рязань,Ростов,Төмән,Пенза өлкәләре,Башкортостан,Татарстан ресубликалары,Краснодар,Алтай крайлары,Мәскәү алга ерып чыктылар. Конкурска йомгак ясау 2016 елның май аена билгеләнгән.Ул проектлар форумында эшләнәчәк. Форум барышында иң яхшы проектларны тәкъдир итәчәкләр. Катнашучылар экспертлар белән дә очрашачак. Мәдәни программа да каралган.
Конкурсның положениесе анда катнашучыларга таләпләр,башка өстәмә мәгълүматлар белән www.moyastrana.ru cайтында, +7(905) 186 48 39 телефоны яки moyastrana@mail.ru электрон почтасы аша белешергә була. Конкурсның башкаручы директоры - Чигарина Анна Юрьевна.
Конкурс турында өстәмә хәбәрләрне шулай ук Оренбург өлкәсе төбәк оештыру комитеты вәкиле Сидельник Кристина Сергеевнадан белергә була. Тел.+7(922) 534 96 88.