Стандарт эшләр

2016 елның 5 феврале, җомга
2016 елның 1июленнән предприятиеләрдә стандартлар кертү методикасын билгеләгән Федераль закон үз көченә керәчәк.Бу закон 2015 елның 2 маенда №122-ФЗ билгесе белән кабул ителгән иде.Законда әйтелгәнчә,Россия Федерациясенең Хезмәт кодексына hәм Федераль законның 11 hәм 73 статьяларына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.Шул нигездә предприятиеләрдә hәм оешмаларда профессиональ стандартлар кертү каралган.
Хезмәт законындагы планлаштырылган үзгәрешләр мәсьәләсендә hәм профессиональ стандартлар хакында 2016 елның 1-2 мартында Мәскәүдә “Профессиональ стандартлар:законның яңа таләпләре.Стандартны кертү методикасы hәм практикасы.Персоналны идарә итү белгече” дигән семинарда сүз барачак.
Семинар персонал буенча директорлар,менеджерлар,кадрлар бүлекләре белгечләре персоналны туплау,укыту,үстерү,хезмәтне бәяләү,хезмәт компенцасиясе мәсьәләләре белгечләре өчен исәпләнгән.
Семинарда катнашу өчен 28500 сум түләргә кирәк.Бу бәядән НДС түләнми. Бер оешмадан ике кеше семинарда катнашса,10 процент скидка карала.
Теркәлү www.profitcon.ru сайтында һәм шулай ук +7(495)960-47-73,(495)798-1349 телефоннары яки conference@group-adk.ru электрон адресы буенча башкарыла. Җаваплы кеше - Ячменев Сергей Павлович. Семинар программасы белән биредә танышырга.
“Икътисад hәм идарә итү”программасының Россия белем фонды шулай ук Сезне актуаль семинарларга чакыра. «Дәүләт hәм муниципаль хезмәттәге персонал белән нәтиҗәле контракт,профессиональ стандартлар керткән шартларда нәтиҗәле идарә итү” темасына семинарда 2016 елның 26-27 апрелендә катнашырга була. “Персонал сайлау буенча белгеч” –шушы стандартны кертү үзенчәлекләре” дигән темага семинар 2016 елның 27 маенда узачак. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International