Четерекле сорау

2016 елның 12 феврале, җомга

Быелның 22-23 мартында Мәскәүдәге “Космос” кунакханәсенең конгресслар үзәгендә “Законнар реформасы шартларында күмү-җирләү(ритуаль) предприятиеләрен идарә итү” дигән темага семинар узачак.
Семинар программасында(аны оештыручы буларак Икътисад,идарә hәм социаль мөнәсәбәтләр институты эшне үз өстенә ала).
Сүз җирләү-күмү темасы уңаеннан законнарны тиешенчә карап-барлап чыгу кирәк(җирләү хезмәте күрсәтүдә хакимиятләр арасында вәкаләтләрне төгәлләү сорала).
Җирләү хезмәтләрен күрсәткәндә аның монополиялектән тыш башкарылуын тәэмин итеп,бу эштә законнарның үтәлешен күзәтеп торуны,җир мөнәсәбәтләренең күмү-җирләү хезмәте белән дә бәйле булуын ачыклап биреләчәк.
Шушы семинарда Россия торак-коммуналь хуҗалыгы,монополиялеккә каршы көрәш федераль хезмәтнең социаль hәм сәүдә өлкәсендәге тикшерү Идарәсе,Мәскәү өлкәсенең Җирләү эшләре   ассоциациясе,җирләүне оештыру hәм крематорийләр Союзы президенты аппараты вәкилләре катнашачак.
Семинарга төбәк  hәм җирле үзидарә хакимияте органнары,җирләү хезмәтләре җитәкчеләре hәм белгечләре чакырыла.
Семинарда катнашучыларның теркәлү взносы - 34700 сум (НДС салымы алынмый). Теркәлү взносы түләгәннәр семинарда катнаша hәм уку-методологик әсбаплар белән тәэмин ителәләр,төшке ашка,ресторанардагы кофе-паузаларга керә алалар.
Семинарда катнашырга теләгегез турында Оештыру комитетына:8(903) 516-95-49 номеры буенча Ольга Никитинага хәбәр итә аласыз. Электрон почтасы: nikinina@seminar-inform>ru/
Төгәлрәк мәгълүмат белән биредә таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International