Лаешта брифинг

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

1 мартта Лаеш районының Комлы Кавал авылында журналистлар өчен брифинг окштырылды. Анда ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясап, 2015 елда район hәм шәhәр Советларының эшчәнлеге,алдагы елда эшләре турында сөйләделәр.
Видеоконференция рәвешендә барган брифингны республиканың барлык 45 районында да карадылар,тыңладылар.
Брифингны ачып,Әсгать Сәфәров матбугат органнары вәкилләренә республика муниципадь берәмлекләрендә алып барылган колачлы эшләр турында сөйләде.
Ул муниципаль берәмлекләрнең социаль- икътисади үсеш рейтингларында хәлиткеч күрсәткечләрдә яхшы үзгәрешләр булуын анализлады,муниципаль берәмлекләр өчен кече hәм урта эшмәкәрлекне үстерүдәге,сәнәгать мәйданчыкларында башкарасы эшләр булуын,инвестицияләрне ишәйтү,миграция өлкәсендәге бурычлар турында да фикерләрен җиткерде.
Журналистлар Татарстанда башкарыла торган 30 дан артык икътисади-социааль программалар хакында иң яңа мәгълүматны тыңладылар:сүз юллар төзүдән алып,мәктәпләрдә капиталь ремонт алып баруга хәтле җитте.
Әсгать Сәфәров РФ Дәүләт Думасына көзен булачак сайлаулар алдыннан республикадагы фикер hәм рух бердәмлеген ныгытуның әhәмиятенә аерым тукталды.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров йомгак сессияләр үткәрүнең үзидарә органнарының алга таба эшчәнлеге өчен әhәмиятле булуына игътибарны юнәлтте.
Ул гражданнарның җыеннарын үткәрүнең мөhимлеген,аларның бөтен Татарстан авыл җирлекләрен биләп алганын әйтте.Шул җыеннарда гражданнар җирле хакимиятнең эшчәнлеге турында тулы хисап ишетә,кызыксындырган темаларга җаваплар ала.
Утыздан артык социаль-икътисади программаларның тормышка ашырылуы,ә ул программалар халыкта “президент программалары” дип исемләнә,республика өчен аерата әhәмиятле.
Минсәгыйть Шакиров шушы программаларның кайберләренә аерым тукталды.Мәсәлән,шулардан берсе – авыл җирлекләре Советлары бинларын капиталь ремонтлау темасы.Бу программаның башлап йөрүчесе(инициаторы) булып ТР муниципаль берәмлекләре Советы үзе алынды.
Тагын бер зур программа- ул да булса гражданнарның үзара салым җыюлары.Бу программа быел да дәвам итәчәк.
2015 елда халык референдумнары нәтиҗәсендә 122 миллион сум акча җыелды.Шул акчага республика бюджетыннан 488 миллион сум акча өсәлде.Бу акчалар исәбенә авыл эчендәге юллар төзелә,территорияләр төзекләндерелә.
Үзара салым белән хуҗалыкларның аерым бурычларын үтәү белән бергә шушы эш аркылы кешеләрнең үзе яшәгән террторияләрең язмышы уңаеннан кайгыртулары арта.
Территорияләрдә иҗтимагый үзидарә органнары эше аркылы да мөhим мәсьәләләр чишелә.
Бүген Татарстанда 359 ТОС- ТИҮ(территориаль иҗтимагый үзидарә) исәпләнә.
Әлмәт.Лениногорск,Чистай,Чаллы территориаль иҗтимагый үзидарә буенча алдынгылар булып исәпләнә.Казан шәhәрендә дә бу хәрәкәт киң яклау таба.Казан читендәге поселокларда 51 иҗтимагый үзидарә бар инде.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе авыл җирлекләрен грантлар аша яклау турында да төпченеп сөйләде.
Ел саен 104 авыл җирлегенә грант рәвешендә 1 миллион сум акча бирелә.Бу акча урындагы проблемаларны чишүгә юнәлтелә.
Күптән түгел узган сессияләрне анализлап,муниципаль депутатлар корпусының hөнәри дәрәҗәсен бәяләп,Совет Рәисе Минсәгыйть Шакиров депутат комиссияләренең эшен көчәйтү турында да әйтте.Әлегә бу комиссияләрнең көч-куәте бөтен барлыгына файдаланылмый.
Муниципаль норматив актларын дөньяга чыгаруда да законлылыкны саклау проблемасын да күтәрде М.Шакиров.
Узган елдан башлап документлар прокуратура эспертизасын узалар.Шуннан соң гына алар вәкаләтле органнар hәм башкарма хакимият тарафыннан кабул ителәләр
Сүзен йомгаклап,Минсәгыйть Шакиров дәүләт hәм муниципаль хакимиятләрнең уртак бурычларны чишүдә килешеп эшләүләрен ассызыклады.
Ул бурычларның иң зурысы- татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен республиканың социаль- икътисади үсеше аша күтәрү.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова матбугат вәкилләренә парламент депутатларының үз округларында(ә алар муниципаль берәмлекләр эчендә эш йөртәләр) эшчәнлекләрен күрсәтеп,муниципаль Советларның законнар эшләүдәге  инициативаларын күрсәтте,Татарстандагы барлык төр хакимиятләрнең үсешендә җирле үзидарәнең әhәмиятле булуын әйтте.
Ахырдан брифингта катнашучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International