Хөрмәтле коллегалар!
“Татарстан җитештерүчеләре hәм экспортчылары”исемендәге бердәм информпортал үзенең ресурсларында муниципаль берәмлекләрнең перспективалы hәм бүген дә куллануда булган проектларны hәм шулай ук hөнәри фикерләшү,яңа мәсьәләләрне өйрәнү өчен интернет-мәданчыклар белән тәэмин итә ала.
Бу проект “ТР экспорт корпорациясе» белән хезмәттәшлектә hөнәри мәгълүмат мәйданы рәвешендә республиканың товар җитештерүчеләре hләм хезмәт күрсәтүчеләр өчен ясалган.Бу эш республика эчендә,шулай ук анннан читтә товарларны таныту йөзеннән эшләнгән.
Порталның иң әhәмиятле ягы- ул муниципаль органнар белән мәгълүмати эшчәнлеккә ярдәм итә.
Сәнәгатьне hәм авыл хуҗалыгын үстерү шундый мәгълүмати эшчәнлеккә нык бәйләнгән.Шул исәптән порталда җитештерүчеләрнең тәкъдимнәре урнаштырыла ала.
Кече hәм урта бизнес,сәнәгать hәм технопарклар өчен дә,РФ hәм Татарстан инвесторлары hәм партнерлары өчен дә бу бик кирәк.
Мондый мәсьәләләрне чишү зарурлыгы Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның кәсәбәчелекне активлаштыру уңаеннанреспублика районнары hәм шәhәрләре алдында куйган бурычлары белән дәтурыдан-туры бәйләгән.
“Татарстан җитештерүчеләре hәм экспортчылары” исемле Бердәм мәгълүмат порталын ресурсның рәсми сайты www.tatxportter.ru аркылы, яисә +7(927) 636-48-46 телефоны аша белергә була.