Үз өеңдә тәртип

2016 елның 4 марты, җомга

Россия төзелеш министрлыгы “Россиянең иң төзек шәhәр(авыл) җирлеге” исемле 2015 ел йомгаклары буенча конкурска үтенеч-заявкалар җыя.
Бу конкурс 1998 елдан бирле,муниципаль берәмлекләрдә җирле үзидарәнең активлыгын күтәрү,бу өлкәдә уңай тәҗрибәне өйрәнү hәм аны киң тарату максатында үткәрелә. 2015 елда Россиянең иң төзек җирлеге исеме өчен 17 субъекттан 69 вәгъдәче көрәште.Шулар арсыннан Татарстан республикасы,Калуга,Чиләбе өлкәләре,Башкортосан республикасы hәм башка төбәкләр бар.
Конкурс кысаларында иң төзек шәhәр hәм авыл җирлекләре исеменә ел саен алты категориядә бүләкләргә лаек булалар.
Шушы конкурсны җирле үзидарә органнарының хисап чорында халыкның тормыш итү тирәлегендә түбәндәге юнәлешләр(шартлар) искә алына:торак-комммуналь хуҗалыгын үстерү hәм муниципаль берәмлек территориясе төзеклеген,санитария-эпидемиологик,экология хәлен яхшырту,халыкны тормыш чыганаклары белән тәэмин итү,объектларның техник торышын җиткерү,дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү,халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын hәм күләмен күтәрү,архитектура,тарихи-мәдәни,табигый мирасны саклау,кешеләргә транспорт хемәте күрсәтү торышы hәм юл куркынычсызлыгын тәэмин итү,прогрессив технологияләр куллануда алдынгы чишелешләр табу,муниципаль берәмлекләр территорияләрендә хезмәтне саклауны тәэмин итү- барысын конкурс күзлегеннән үткәрергә кирәк булачак.
“Россиядә иң төзек шәhәр(авыл)җирлекләре” конкурсына Минстрой комиссиясенә материаллар 2016 елның 1 мартыннан 25 мартына хәтле җыелачак. Адресы:Москва,Красная поляна урамы,3 йорт.Контакт өчен шәхес:Маркина Дарья Владимировна,Darya.Markina@minstroyrf.ru
Конкурсны үткәрү тәртибе турында мәгълүмат Россия төзелеш министрлыгы сайтына куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International