Гаиләнең затлы гадәтләрен ныгыту,гаиләләрнең күркәм гадәтләрен саклап калу,авыр хәлгә төшкән гаиләләрнең,өлкәннәрнең хәленә кереп,ата-аналарның балалар тәрбияләүдә җаваплылыгын күтәрә барып,балаларны яклау-саклау тирәлеген тәэмин итү өчен “Балалар шәhәре-гаиләләр шәhәре” конкурсына заявкаларны 2016 елның 15 мартына хәтле җибәрергә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез:конкурсның 7 еллык тарихы бар.Ул Россиянең кече hәм урта шәhәрләр Ассоцияциясе РФ хезмәт hәм социаль яклаау министрлыгы кайгыртуы белән үткәрелә.Быел ул 1 февральдә башланып киткән иде.
Конкурста катнашуның барлык мәгълүматләрен,конкурс күрсәтмә-киңәшләрен www.fond-detyam.ru сайтының “Россия шәhәрләре конкурсы” бүлегеннән һәм шулай ук www.ya-roditel.ru порталы аша белешергә була.
Кәгазьгә басылган форматта:127994,Москва,Ильинка ур.21 йорт, Кыен хәлгә тарган балаларны яклау фонды. Барыгызга да уңыш юлдаш булсын!