Әhәмиятле мәсьәлә 

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар!
Муниципаль учреждениеләр эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре буенча Россия финанс министрлыгының фәнни-тикшеренү институтында,килгән мөрәҗәгатьләрнең күплеген hәм аларның актуальлеген искә алып,2016 елның март аенда дәүләт hәм муниципаль учреждениеләр эшендәге актуаль аспектлар буенча семинарлар уздырылачак.
2016 елның 10-11 мартында Учреждениеләрнең бюджет hәм бюджеттан тыш акчалары:аларны җыю hәм тоту тәртипләре.Төгәлрәк мәгълүмат биредә.
2016 елның 16-17 мартында.2016 елда учреждениеләрдәге персоналны җитәкләү:нәтиҗәлерәк контрактлар hәм профстандартлар.Төгәлрәк мәгълүмат биредә.
Семинарлар барышында докладлар белән ил министрлыклары hәм ведомстволары вәкилләре,дәүләт hәм муниципаль учреждениеләрнең финанс-хуҗалык өлкәсендәге күренекле эксперт-практиклары чыгышлар ясаячак.
Семинарга дәүләт hәм җирле үзидарә органнарының төбәк вәкилләре,финанс,юридик,план-икътисади хезмәт,кадрлар хезмәтендәге белгечләр чакырыла.
Бу семинарларга катнашу мәсьәләләре буенча Оештыру бүлегенә күпканаллы телефонны файдаланырга: (495) 223-70-80,яисә электрон почтасы белән:info@seminar-inform.ru га мөрәҗәгать итәргә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International