Уфа шәhәрендә төзелеш форумы җыелачак.Ул үзенә күрә төзелеш өлкәсендәге 21 еллык төбәк проектларының әhәмиятле күргәзмәләр өлешен дә эченә ала.
Сүз “Җылыту.Су белән тәэмин итү.Вентеляция”, “Бөтенесе төзелеш hәм ремонт өчен” hәм “Күчми торган милек”бүлекләрен дә берләштерә торган традицион төзелеш форумы 2016 елның 29 мартыннан 1 апрельгә кадәр барачак.
Гадәттәгечә әлеге чараларны оештыручы буларак Башкортостан Хөкүмәте,республиканың торак-коммуналь министрлыгы hәм Башкортостанның күргәзмә компаниясе катнашалар.
Форумның әhәмиятле өлеше эшлекле программадан гыйбарәт.”Капитал ремонт:йомгаклар hәм перспективалар” пленар утырышта каралачак.
“Бүгенге заман шәhәрендә су ресурсларын рациональ файдалануның әhәмиятле проблемалары hәм аның кеше сәламәтлегенә тәэсире”.”Җылыту системасында,су белән тәэмин итүдә hәм вентиляциядә заман технологиясе» темалары конференцияләр дә каралачак.
Форум эшендә hәм күргәзмәләр эшчәнлегендә РФ ның торак-коммуналь министрлыгы hәм төбәк министрлыклары,төзелеш сәнәгатенең эре предприятиеләре җитәкчеләре,идарә итә торган hәм эксплуатация белән шөгыльләнүче компанияләр җитәкчеләре катнашачак.
“Продукцияләрнең,технология hәм җиhазларның иң яхшы үрнәкләре” конкурсларының төрле номинацияләрдәге кубок,дипломнарны Башкортостан Республикасының төзелеш hәм архитектура комитеты тапшырачак.
Күргәзмә экспоззициялщре төзелеш комплексының бөтен өлкәләрен чагылдырып,ике павильонга hәм ВДНХ-ЭКСПО комплексының ачык мәйданчыкларына куелачак.
Көн саен күргәзмәләрдә 200- дән артык компанияләр катнашачак.Алар Россиянең 200 копаниясен,20 төбәген hәм чит илләр җитештерүчеләренең дилерлары мәнфәгатьләрен дә гәүдәләндерәчәкләр.
Җирле муниципаль районнар hәм шәhәр округлары “Капиталь ремонтны тормышка ашыруның Республика программасы” зкспозициясендә катнашачак.
Форум буенча төгәлрәк мәгълүмат биредә.