Гражданлык позициясе курсәтеп

2016 елның 18 марты, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Без бергә!” дигән митинг-концертта катнашучыларны Кырымның hәм Севастопольнең Россия составына керүләре уңаеннан котлады. Бу тантананы Татарстан Республикасының “Ватан” берләшмәсе,республиканың “Ихтиярый оешмаларны үстерү үзәге”,шулай ук Казанның иҗтимагый оешмалары hәм сәяси партияләре оештырган иде.
Казанның Меңъеллык мәйданында барган митингта рәсми шәхесләрдән премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов,Казан мэры Илсур Метшин,ТР профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова,республиканың иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин,Кырым Республикасы,Бахчисарай районы башлыгы Рефат Дердаров hәм башкалар бар иде.
Үзәк стадион янында оештырылган митинг-концертта яшьләр,профсоюзлар,республиканың эре предприятиеләре хезмәт коллективлары hәм сәяси партияләр вәкилләре катнашты. Бу зур вакыйга уңаеннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре аппараты хезмәткәрләре дә үз мөнәсәбәтләрен белдерергә килгәннәр иде.
Митингтагы тамашачылар алдында танылган артистлар hәм башка яшь талант ияләре чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез,моннан ике ел элек Россия президенты Владимир Путин,Кырымда уздырылган референдмнан соң,Россия составына яңа ике субъектны кабул итү турында Договорга кул куйган иде. Кырым хәкимияте белән Татарстан актив хезмәттәшлек җәелдереп җибәрде. Безнең республика 2014 елда Кырымның Бахчисарай районы башлыклары белән сәүдә- иктисади,фәнни-техник,социаль-мәдәни өлкәләрдә килешү төзеп,Татарстан районга hәртөрле яклау  hәм ярдәм итеп килә.                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International