Кичә,28 мартта, “Яңа гасыр” телеканалында “Туры элемтә”нең чираттагы тапшыруы шулай ук республикада җирле үзидарә үсешенә багышланды.
Программаның авторы һәм алып баручысы Гөлнара Тимершина янында кунакта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов булдылар.
Туры элемтәдә сүз Татарстан Республикасында җирле үзидарә системасының эшли башлавына ун ел тулу турында барды.
Тапшыруда катнашучылар соңгы ун елда республикада муниципаль җәмәгатьчелекнең үсеше, әле чишелеп җитмәгән проблемалар турында фикер алыштылар, муниципаль хәкимиятнең үсеш перспективаларына кагылып уздылар hәм тамашачыларның сорауларына җаваплар бирделәр.