Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының рәсми басмасы – “Татарстанда җирле үзидарә”(“Местное самоуправление в Татарстане”) журналының март саны укучылар кулына килеп җитте.
Журналның үзәк темасы- Татарстанда җирле үзидарә системасы тууының 10 еллыгы,Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр Советы төзелү вакыйгалары.
Шушы вакыйгалар уңаеннан журналда Татапрстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакров белән интервью урнаштырылган. Ул җирле үзидарә системасының ун ел дәвамында корылыш,үсеш вакыйгаларына белгеч мөнәсәбәтен ачыктан-ачык сөйләп бирә.
Укучылар республикадагы әhәмиятле тәҗрибә,фактлар турында төпченеп укый алалар.Шул исәптән,Чаллыда президент программасының кайберләренең үтәлеше хакында эчтәлекле язма белән таныша алалар. Татарстанда казылма чималны табуда,үзләштерүдә законга туры килмәгән эшләр- бозулар барлыгын танып-укып чыгарлар. Алабуга районындагы бердән-бер мари авылы Күклүктәге хәлләр белән танышырлар. Яшел шәhәр – Түбән Кама турындагы язмада укучыны җәлеп итәрлек мәгълүматләр бар. Бу шәhәр бөтен Россиянең иң төзек торак пунктларына керә. Биектау райнының Бөреле поселогы да күптән яхшы исемгә лаек.
Яңа законнар,норматив актлар турында да журналда кызыклы хәбәрләр урнаштырылган.Муниципаль хәкимияткә караган федераль,республика законнары уңаеннан кызыклы фикерләр тупланмасы бирелә.