Кырымнан- Казанга

2016 елның 2 апреле, шимбә

Бүген Кырым Республикасының Бахчисарай районының муниципаллары Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында булдылар.Татарстан Республикасы Президентының территориияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Тимур Әхмәтвәлиев,республика министрлыкларыннан аерым вәкилләр hәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының җаваплы хезмәткәрләре шушы очрашуда катнаштылар.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы эшчәнлеге,республикадагы җирле үзидарә үзенчәлекләре белән Советның башкарма сәркатибе Александр Барышев таныштырды.Очрашу вакытында кызыклы фикерләр белән уртаклашу булды. Кырым кунакларын республиканың авыл җирлекләренә газ үткәрү,авыл җирлекләренең Россиянең миграция хезмәте белән ничек эш йөртүе hәм ЗАГС хезмәте кызыксындырды. Бахчисарай муниципаллары ишеткән җаваплардан риза калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International