Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында авыл җирлекләренә грантлар билгеләү буенча республика конкурсының Оештыру комитеты утырышы уздырылды. Биредә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,республика авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева,Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсенең мәгълүмат-анализ бүлеге башлыгы Тимур Әхмәтвәлиев,РФ ның Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре hәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзлары рәисе Ольга Калашникова бар иде. Утырышны Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Үзенең чыгышында ул конкурсның дүртенче ел дәвам иткәнен,аның җирле проблемаларны чишүдә куәтле корал булып җитлегүен күрсәтте.
“Конкурс танылып кына калмады,ул ел саен үз көченә керә бара.Конкурсны үткәрү чорында республиканың 43 районыннан 660 авыл җирлеге шушы бүләккә лаек булу өчен ярышты.Шулардан 312 авыл җирлеге җиңеп чыгып,1-әр миллион сум бүләк алуга иреште.Бүген тагын 104 авыл җирлеге “миллионер”булырга исәп тота.”,-дип күрсәтте М.Шакиров.
Агымдагы елда 43 муниципаль районнан 222 авыл җирлеге җитди көрәшкә заявка бирде. Конкурс эшләрен җиде күрсәткеч буенча энә күзеннән үткәрделәр. Шул исәптән:
*авыл җирлегендәге халык исәбе буенча;
*налог hәм налоглы булмаган доходларның авыл җирлегендәге бер кешегә туры килгән күләме;
*кече hәм урта кәсәбәчеләрнең 100 кешегә туры килгән исәбе;
*мөгезле эре терлек саны;
*урындагы җирлектә бер кешегә туры килгән торак төөзелеше күләме;
*авыл җирлегендәге барлык юлларның тиешле материал(каты таш) белән түшәлгән өлеше;
*авыл җирлегендә кылынган җинаятьләр санының 100 кешегә туры килә торган исәбе;
Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының сорвы буенча быел кече hәм урта кәсәбәчеләр саны эчендә фермер хуҗалыкларының исәбе дә искә алынды.
Шунысы да әhәмиятле,муниципаль районга бүленгән грантлар исәбе теге,яисә бу районда яшәгән халыкның авыл җирлекләрендә яшәгәннәре санына карап та билгеләнде. Авыл җирлекләрендә 22 мең кешегә хәтле халык булса,районга ике грант билгеләнә.22 мең кешедән артык булганда, районга өч грант тия. Конкурста яулаган грант акчалары халыкка тормыш кирәгенә хезмәт итә торган материаль-техник база өчен тотыла,социаль инфраструктурага,җирлекләрнең йөзен-битен төзекләндерүгә генә тотыла алалар.Башкача була алмый.Югыйсә килешү-договор кире кагыла.Бюджет акчасы дөрес тотылмаганга исәпләнә. Грантларның максатчан тотылуын Татарстан икътисади министрлыгы исәптә тота.Грант иясе отчет елының 1 февраленә хәтле җавап тота.