Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле дуслар!
Җирле үзидарә көне уңаеннан Сезгә үземнең ихлас котлауларымны җиткерәм!
Бу көнне муниципаль берәмлекләр башлыклары, район һәм авыл җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары депутатлары бәйрәме дип кенә карарга кирәкми, бу - республика язмышына битараф булмаучы һәркемнең уртак бәйрәме.
Бүген җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр җилкәсенә территорияләрнең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, урыннарда тормыш өчен уңайлы шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Үз вазифаларын тулысынча һәм сыфатлы башкару өчен замана муниципаль хезмәткәренә төрле өлкәләрдә тирән белемгә, сизгерлек, түземлелек, даими үзконтроль кебек сыйфатларга ия булырга кирәк. Сезнең эш бер дә җиңел түгел. Ләкин үзең яшәгән төбәктә гомер итүче халыкка хезмәт итүдән дә мактаулы һөнәр юк!
Быел Татарстан муниципаль җәмәгатьчелеге өчен аеруча истәлекле: безнең республикада җирле үзидарә системасы эшли башлавына һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы оешуына ун ел тулды.
Шушы вакыт дәверендә республикада тулы канлы муниципаль хакимият формалашты, ул Татарстаныбызны үстерүдә дәүләт хакимиятенең абруйлы хезмәттәшенә әверелде. Безнең җирле үзидарә органнары Россяинең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләребезнең игътибарын җәлеп итәрлек нәтиҗәле эшчәнлек тәҗрибәсе тупладылар.
Республиканың муниципаль җәмәгатьчелегенә безнең шәһәр һәм авылларыбызда нәтиҗәле тормыш итү, эш, ял, уку-укыту һәм балалар тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырудагы хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәм.
Алга таба да, нинди генә авырлыклар булмасын, профессиональлек, принципиальлек һәм кешеләргә карата тугрылыклы мөнәсәбәт сезнең көндәлек эшегезнең төп нигезе булып калачагына иманым камил.
Барыгызга да тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңадан-яңа көчләр һәм һөнәри уңышлар телим!
Татарстан республикасы
муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.З.Шакиров