Сөйләр сүзебез бар

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 19-20 октябрендә Мәскәүдә “Измайлово” кунакханәсе комплексында РФ муниципаль берәмлекләренең Бөтенроссия практик конференциясе уздырылачак. Бу форум муниципаль берәмлекләрнең бөтен төрләре өчен махсус оештырыла.Шуңа күрә муниципаллар өчен кабул ителгән законнарны hәм башка яңалыкларны сынап карау өчен менә дигән мәйдан булачак. Очрашуларда белгечләр көндәлек тормышта килеп чыга торган проблемаларны чишүдә табылырга тиешле чаралар турында фикерләшчәкләр.Хөкүмәтнең югары органнары hәм региональ органнар арасында үзара аңлашу  формаларын эзләячәкләр. Яңарып тора торган шартларда  нәтиҗәле эшләү формаларын табарга тырышып,хезмәт күрсәтәтүнең сыйфатын күтәрү hәм аның куллнучылар  өчен уңайлы булуына ирешү юлларын эзләячәкләр.
Конференциядә төп сораулар шундый юнәлешләрне эченә алачак:
*Яңа икътисади шартларда муниципаль берәмлекләр белән идарә итү юллары.
*Региональ hәм муниципаль берәмлекләрдә налог системасының үзенчәлекләре.
*Муниципаль берәмлекләрнең кадрлар  потенциалы.
*Бүгенге шартларда муниципаль берәмлекләрне финанслау тәртибе.
*Муниципалитетларда торак-коммуналь хуҗалык системасы.
*Җирле үзидарәләрнең юридик җаваплылыгы.
Конференциядә муниципаль берәмлекләрдән Россия субъектларыннан,федераль,региональ органнардан 300 җитәкче,баш экспертлар,профильле ассоциацияләр,коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләре,матбугат вәкилләре катнашачак.
Конференциядә катнашу шартлары турында төгәлрәк мәгълүматны Оештыру комитетыннан 8(499) 372-10-39; өстәмә телефон:212, 8(495) 966-13-43 аша белешергә.
Проект җитәкчесе:Яшукова Яна Викторовна,телефоны:8916 849 4111,электрон почтасы:y.yshukova@od-group.ru.

Семинар программасы биредә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International