ТИҮ ләрнең ярдәме тия

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Аерым территорияләрнең көндәлек бурычларын чишүдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр сизелерлек эш күрсәтә башладылар. Соңгы өч елда республикада аларның саны 3,5 тапкырга артты.Хәзер Татарстанда 347 ТИҮ эшләп килә hәм алар җирле хәкимияткә сизелерлек ярдәм итәләр. Шул оешмаларның иң үрнәк эшләүчеләре турында 20 майда Әлмәттә күчмә конференциядә сүз барды.
Күчмә форумны ТР муниципаль берәмлекләр Советы hәм “Әлмәт шәhәре муниципаль берәмлеге” оештырдылар. Форум делегатлары республиканың 24 районыннан hәм ике шәhәр округыннан килгәннәр иде. Конференция эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть  Шакиров,РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә мәсьәләләре Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре,министрлыклар,ведомстволар вәкилләре катнашты.
Әлмәтнең конференция үткәрү урыны итеп сайлануы бер дә очраклы түгел иде. Әлеге үзидарә институты моннан 16 ел элек биредә хасыйл булган иде.Моның да үз нигезе бар:нефтьчеләр шәhәрендә сиксәненче елларда ук оешкан социаль-педагогик комплекслар яңа эшкә бер төсле нигез булдылар.
Бүгенгесе көндә шәhәрдә hәм районда 37 территориаль иҗтимагый җирле үзидарә эшләп килә. Аларның хезмәт үрнәкләре белән кунаклар конференция барышында таныштылар.
-Территориаль  иҗтимагый үзидарә җирле үзидарә үсешендә тулаем алганда перспектив институт булып тора,- диде ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров.- Без Әлмәт шәhәрендәге үрнәкнең нәтиҗәлелегенә ышандык.Алар биредә чынлап та эшлеклелек күрсәтәләр.җирле хәкимиятнең таянычы булып торалар.ТИҮ ләр яхшы биналарга урнашкан.Ә республикадагы 91 ТИҮ нең үз куышлары да юк.
Исегезгә төшерәбез,ТР муниципаль берәмлекләр Советы ярдәме белән ТИҮ ләргә байтак күләмдә булышлык күрсәтелде. 2014 елдан башлап республикада ТИҮ ләр өчен компенцация түләүләрен айдан-айга үтәп киләләр. Агымдагы елда бюджеттан 60 милион сум шундый түләү бүленде.
2015 елда “Иң яхшы территориаль  иҗтимагый үзидарәсе” дигән конкурста 120 ТИҮ 50 миллион сум торган грантка ия булдылар. Бер үк вакытта күпчелек ТИҮ ләр үз эшләрендә бизнес-җәмәгатьчелек ярдәмен дә кулланалар. Бу яктан Әлмәт,Чаллы,Түбән Кама,Лениногорск шәhәрләрендәге  территориаль иҗтимагый үзидарәләр аеруча уңышлы эшлиләр.
ТИҮ хәрәкәтен сыйфат ягыннан тагын да камилрәк дәрәҗәгә күтәрү ниятендә күптән түгел ТР муницираль берәмлекләр Советы каршында иҗтимагый үзидарәнең Координация советы төзелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International