Хөрмәтле коллегалар!
“Татарстан-Яңа гасыр” каналында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы “Туры элемтә” тапшырулары циклын дәвам итә. Чираттагы программа туры эфирда 2016 елның 30 маенда 19 сәгатьтә барачак. Темасы - Татарстанда муниципаль кадрларның яңа буынын әзерләү,үстерү хакында сүз барачак.
Студия кунаклары - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Студиядә барган фикер алышуда катнашып,республикада үзидарә үсешенә карата фикерегезне белдерегез. Туры элемтә өчен телефон (843) 570-50-75, электрон адрес:ps@tnvtv.ru