Иң яхшы ТИҮ не билгеләү

2016 елның 3 июне, җомга

Хөрмәтле коллегалар!
“Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән конкурс Положениесенә туры китереп(ә бу Положение Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 391 номерлы карары белән 2015 елныңң 1 июнендә расланган иде) “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән республика конкурсы игълан ителә (алга таба – Конкурс).
Конкурс ике этапта үткәрелә.
I этап- муниципаль дәрәҗәдә- ул конкурс муниципаль конкурс комиссияләре белән уздырыла. Заявкалар 2016 елның 8 июненнән 22 июньгә кадәр кабул ителә.
Конкурсның I этабына заявкалар кабул итү вакыты hәм аның урыны турында мәгълүматпочта адресы,контакт телефоннары Татарстан муниципаль район(шәhәр округы) сайтларында “Инернет” челтәрендә бирелә.
II этап - республика дәрәҗәсендә - конкурсны  Конкурс комиссиясе уздыра. Заявкалар 2016 елның 30 июненнән 14 июльгә хәтле кабул ителә.
Заявкалар кабул итү урыны: Казан шәhәре,Кремль,1 подъезд, 2 кат, 263 кабиннет.
Кабул итү вакыты:8 сәг.30 минуттан 18 сәгатькә хәтле.
Почта адресы: 420014,Казан шәhәре,Кремль а/я 47
Электрон адрес:Guzel Yainova@tatar.ru

Контакт өчен телеефоннар:
Барышев Александр Геогиевич 8(843) 263-60-20
Курманова Луиза Мансуровна 8(843) 293-60-24
Хәлилова Дания Җаватовна 8(843) 292-52-56

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International