Молдова кунаклары

2016 елның 7 июне, сишәмбе

4 июньнән 9 июньгә кадәр Молдова Республикасы мунципалитетлары делегациясе Окницкий районы рәисе Василий Романюк җитәкчелегендә Татарстанга эш визиты белән килделәр.
Делегация Буа районында сабантуй бәйрәмендә милли үзенчәлекләр белән танышып йөрде.Кунаклар районның социаль-мәдәни тормышы белән таныштылар.Ахырдан Окницкий районы белән Буа районнары арасында хезмәттәшлек уңаеннан килешү төзелде.
Бүген делегация ТР муниципаль берәмлекләр Советында булып,муниципаллар башлыгы Минсәгыйть Шакиров тарфыннан кабул ителде.
Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе кунакларны сәламләп,аларны республиканың бүгенге хәле белән таныштырды,төбәктә тормышка ашырыла торган проектлар,программалар,Татарстанның инвестиция куәте белән таныштырды.Шул ук вакытта республиканың җирле үзидарә системасы үзенчәлекләре турында да сөйләде.
Очрашу барышында ике якны да кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышулар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International