8 июньдә Казан Кремлендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумының чираттагы утырышы уздырылды.
Президиум эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,ТР Премьер Министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР икътисад мнинистры Артем Здунов,министрлыклар hәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре,муниципаль район башлыклары урынбасарлары катнашты. Бу чара видеоконференция режимында алып барылды. Президиум утырышын Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Тикшерүгә төп мәсьәлә итеп ТР Министрлар Кабинетының “ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүне кызыксындыру чаралары турында”гы карар проекты куелды. Документ җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең яңа системасын кертүне күздә тота. Бу эшнең нигезендә күрсәткечләрнең ике төркеме ята- функциональ күрсәткечләр(эшне бәяләүдә ирешкән ахыргы нәтиҗәләр буенча- җирле үзидарә субъектларының эшләп чыгарган продукция hәм хезмәт күрсәтүләренең үсеш әйләнеше,эшкә юнәлтелгән инвестицияләр күләме hәм процесс рәвешендә барган күрсәткечләр(хезмәт вазыйфаларын,должность регламентын,конкрет поручениеләрне үтәү).
Шушы яңа программаны эшләүче оешма вәкиле- GMC Consulting директоры урынбасары Илья Шубников әйтүенчә,тәкъдим ителгән система республиканың 29 министрлыгында hәм ведомствосында сынау(апробация) үткән.
“Бездән еш кына:система катлаулы түгелме?”, дип сорыйлар. Билгеле,җитәкчеләргә,белгечләргә эшне катлауландырмыйча.системаның уңайлы ,гади,гадел булуын тәэмин итәргә кирәк. Шулай булганда җитәкчеләргә үз хезмәтләренең эш нәтиҗәләрен күрергә,тапшырылган эш күләме белән идарә итәргә hәм матераль яктан тәэмин итүнең күләмен дөрес билгеләргә ярдәм итә”,- дип хәбәр итте Илья Шубников.
Яңа системаның үзенчәлекләрен Яшел Үзән,Түбән Кама,Теләче районнарында сынап карадылар.Нәкъ менә алар сынау территорияләре буларак идарә итүнең системасын бәяләү программасын үзләштерүне өйрәнәчәкләр. Бу система алдагы ел ярым эчендә республиканың барлык муниципалитетларында урын алачак.
«Бу программа безнең үзебезгә кирәк.Аны беркем дә муниципаль берәмлекләргә көчләп такмаячак.Әгәр без үзебезнең кадрларның нәтиҗәле эшләвен күтәрергә теләсәк,безгә бер-бер уңаайлы системаны файдаланырга кирәк,”- дип йомгаклады М Шакиров.
Президиум җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эшчәнлек нәтиҗәлелеген Интернет-опрос(сорашу)аша алынган йомгакларны да карады. Бу эш ТР иктисад министрлыгы тарафыннан 2014 елдан бирле үткәрелә. Быел бу чара 1 феральдән 1 мартка кадәр алып барылды.Аның нәтиҗәләре гомумиләштерелеп,җирле үзидарә органнары hәм оешмаларның халыкка хезмәт күрсәтү эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү ниятендә фадаланылачак.