Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров эш визиты белән Биектауга барып,андагы тантаналы чараларда катнашты.
Беренче тантана - Биектау авыл җиирлегендә яңа адмистратив бина ачылуга багышланган иде. “Юбилейный” дип исемләнгән торак йортлар комплексында “ФинДом” җәмгыяте көче белән төзелгән заманча бинада Башкарма комитет hәм авыл җирлеге урнашкан.”Биектау” муниципаль унитар предприятиесе,муниципаль берәмлекнең бухгалтериясе hәм архивы да урнашкан.Хәрби исәп өстәле дә шунда.
Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында хәбәр иткәнчә,Биектау авыл җирлеге районда иң эре муниципалитет булып исәпләнә(2016 елның 1 январена биредә рәсми рәвештә 14 мең кеше теркәлгән иде.
Җирле муниципалитет хезмәткәрләре тиешле эш урынынан файдалана алмыйча,”күчмә” кыяфәттә яшәделәр.
“Беэ 21 нче гасырда яшибез,авыл җирлекләренең административ биналарызаман рухына туры килергә тиешләр.Муниципаль хщкимият халыкны щйбщт шартларда кабул итәргә тиеш”,-дип сүзен йогаклады район башлыгы.
Үз чиратында М.Шакиров коллегаларын яңа бина,хозур эш урыннары белән котлап,Биектау районының республика муниципаль җәмәгатьчелеге арасында гел алдынгы,лидер урыннарны биләгәнен искәртте.
“Җирле үзидарә органнары җилкәсенә территорияләрнең социаль-икътисади хәле,урыннарда комфортлы тормыш шартлары булдыру уңаеннан зур җаваплылык төшә
Муниципаль хезмәткәр күп төрле өлкәләрдә мәгълъматлы,сизгер,үз-үзенә даими таләпчән,түземле булырга тиеш”,-дип ассызыклады ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе.
Биектау авыл җирлеге офисы белән якыннан танышкач,М.Шакиров “Биектау” боз сараенда хоккей сезонын ябуга багышланган чарада да катнашты.