Бүген Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов hәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров конкурста җиңгән лауреатларга Республика көне уңаеннан “Шевроле-Нива” маркалы автомашиналарның ачкычларын тапшырдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин hәм башка рәсми затлар катнашты.
Исегезгә төшерәбез,әлеге сынау-конкурс Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы инициативасы белән 2011 елдан бирле алып барыла.Бу конкурслар җирле үзидарә оорганнарының эш нәтиҗәлген күтәрү,халыкның тормыш сыйфатын яхшырту ниятендә үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында басым ясап әйткәнчә,Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәме Көне алдыннан авыл җирлекләре вәкилләрен зурлау- игелекле традициягә әверелде.
“Без соңгы араларда республика буйлап еш йөрибез,халык белән еш очрашабыз.Татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү шартларын булдыруда муниципаль җирлекләр җитәкчеләренә зур бурыч йөкләнә.Без эштә сезгә таянабыз дияр идем”, - дип асссызыклады Президент, hәм тантанада катнашучыларны соңгы елларда хәл ителеп килүче соцаль-икътисади программалар,муниципаль җәмәгатьчелекне яклау чаралары, республикада алдагы елларда да сакланачагына ышандырды..
Үз чиратында Минсәгыйть Шакиров Президентның, республика җиткчелегенең кайгыртуы аркасында муниципалтетларның транспорт паркы 1300 автомашинага тулыландырылды. Бүгене көндә бары 44 авыл җирлеген генә әлеге “тәгәрмәчле” бүләкләр әлегә барып ирешмәде.дип сүзен дәвам итте Шакиров.
“Безнең җирлекләрне күз алдыбызда үзгәрткән президент программалары турында мин озаклап сөйләп тормыйм: 2013 елдан алып,республика бюджетыннан җирлекләргә 800 милион сум акча керде.200 милллион сумын җирлекләр үзләре җыя алдылар. Ягъни гомуми сумма 1 миллиард сумнан артып китте.Шушы күләмдәге сумма безнең гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга тотылды.Ел дәвамында конкурс аша сайлап алу рәвешендә 104 авыд җирлегенә 1- әр миллион сум акча грант рәвешендә бирелә.Безнең муниципалларга багышланган башка яклау чарларын мин төпченеп әйтеп тормыйм,”- диде муниципаль җәмәгатьчелеге җитәкчесе, hәм барлык муниципалитетлар исеменнән җирле үзидарәне шулай яклавы уңаеннан
Президентка тирән рәхмәтен белдерде.
Әмма шул ук вакытта, М. Шакиров фикеренчә, урыннарда бүгенгесе көнгә кадәр чишелмәгән кайбер көнүзәк мәсьәләләр сакланып килә. Мәсәлән, муниципаль бюджетны оештыру процессы камилләштерүне таләп итә, муниципаль хезмәткәрләрнең аерым категорияләренең хезмәт хакларын арттыру зарур.
“Эшебезнең беренче 10 елы дәвамында республика муниципаль җәмәгатьчелеген үстерүгә багышланган чаралар бездә алга таба да яхшы өметләр уята.Ә без шушы кайгыртуга күтәрене хезмәт,яңа җиңүләр белән җавап бирербез. Барыгызны да бәйрәм белән,дуслар!- дип сүзен йомгаклады М.Шакиров.
Конкурс лауреатлары исеменнән республика җитәкчелегенә hәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советына рәхмәт сүзләрен Лениногорск районы,Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әделшина җиткерде.
Бәйрәмне тәмамлау өлешендә истәлеккә фоторәсемгә төшүне дә онытмадылар. Җитәкчеләребездән Рөстәм Миңнеханов hәм Фәрит Мөхәммәтшин бүләк машиналарның йөреш рәвешен дә сынап карадылар.