Эшче яшьләр өчен оештырыла торган бу фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплауы белән уза.Аңа 12 сентябрьгә хәтле заявкалар җыялар.Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,1 июньнән республиканың төрле предприятиеләреннән,оешмаларыннан әлеге фестивальгә катнашу ниятеннән заявкалар керә.
Үзләренең сәләтләрен тамашачылар алдында бәян кылып,телевидение йолдызлары рәвешендә сыналу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә хәтле булган сәнгатьтә профессиональ булмаган шушы яшь төркемнәр үзләрен яңа өлкәдә сынаячаклар. Фестивальдә предприятиеләрдән,оешмалардан сәләтлеләр команддалап та,ялгызлап та катнаша алалар.
Фестиваль традиция буенча берничә этапта узачак:заявка җыю кампаниеләре,сайлап алу турлары турында сүз бара.Әлеге чаралар республиканың дүрт шәhәрендә(Чаллыда,Түбән Камада,Әлмәттә,Казанда) узачак.Ә финал – Казан шәhәрендә. Учреждениеләр,предприятиеләр үз командаларын җибәрәләр(коллектвлар,яисә аерым башкаручылар).
Болар – “Музыкаль юнәлеш”(“Музыкальное направление”), “Биюләр юнәлеше”, “Дан мизгеле”(“Минута славы”) юнәлешләре.
Турларда сайланган лауреатлар финал ярышларына Казанга барачаклар. Сайлап алынган этапка үткәннәрнең йомгаклау концерты hәм гала- концерты язылып,”ТНВ” каналы аша халыкка җиткереләчәк. РФ hәм ТР ның иң атаклы педагоглары осталык класслары(мастер-класслар) үткәрәчәк. Командалар,аерым башкаручыларга кыйммәтле бүләкләр,дипломнар,акчалата премияләр каралган. Гран-при бүләгенә лаек җиңүчегә җиңүче дипломы,ТР Президентының күчмә кубогы,200 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Җиңеп чыккан предприятие исеме Җидегән йолдызның бер йолдызына биреләчәк!
Фестиваль хакындагы тулы мәгълүматны биредә табарга була.
Фестивальдә катнашу заявкасын электрон адрес белән:beznenzaman@mail.ru аша,яисә Казан шәhәре,Петербург урамы,12,башка адрес:К.Маркс урамы,23/6 “Созвездие- Йолдызлык”,тел.89843)2-3843-17 белән җибәрергә,хәбәр итәргә.
Әлеге фестиваль Татарстанда 2013 елдан бирле алып барыла.Фестивальнең әhәмиятен республика hаман саен тирәнрәк бәяли,зурлый бара.
Конкурс финалы 10 hәм 11 ноябрьдә “УНИКС”та,йомгаклау концерты-гала-концерт- «Пирамида»да 13 ноябрьдә үтәчәк.