2016 елның 3 нче сентябрендә Татарстан Республикасы финанслар Министрлыгында муниципаль районнарның (шәһәр округларының), Федераль салым хезмәте һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәләре вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым түләү бурычлары мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкилләре катнашты.