Ялган хәмергә каршы көрәш

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Хакимият Йортында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев җитәкчелегендә ТР территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятне контрольдә тоту буенча Совет утырышы булып узды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы, республика дәүләт алкоголь инспекциясе,  Роспотребнадзор һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татпотребсоюз идарәсе вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә республика муниципаль берәмлекләрендә легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында, сәүдә предприятиеләрен Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International