Бурыч белән шаярырга ярамый

2016 елның 10 сентябре, шимбә

2016 елның 9 нчы сентябрендә ТР финанслар Министрлыгында финанс министры Радик Гайзатуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә муниципаль районнарның (шәһәр округларының) Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым түләү буенча эшләгән эш нәтиҗәләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының башкаручы сәркәтип урынбасары Лилия Фаррахова катнашты.
Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым бурычларны киметү буенча эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан  керемнәрне легальләштерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү буенча комиссия эшен яхшыртырга тәкъдим ителде. 
     
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International