Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Ильдар Халиков җитәкчелегендә узган кичәге киңәшмәдә җирлекләрдә муниципаль һәм дәүләт милкендә булган күчемсез милекне куллану нәтиҗәле файдалану мәсьәләсен тикшерделәр. Утырышта ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсагит Шакиров катнашты.
Киңәшмәдә ТР тармак министрлыклары белән берлектә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән үткәрелгән муниципаль һәм дәүләт милкендә булган файдаланылмаган күчемсез милекне инвентаризация нәтиҗәләре каралды.