Татарстанда 2017 елда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләренең көн кадагындагы проблемаларын хәл итү өчен республика бюджетыннан 550 миллион сум бүлеп биреләчәк. Бу акча хисабына дачалар һәм бакчаларга керү юллары яңартылачак, су бүленеше һәм электр челтәрләре тәртипкә китереләчәк, чүп чыгару мәсьәләләре хәл ителәчәк.
Бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә үткән әлеге бергәлекләр мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә билгеле булды. Утырышта ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстанның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин, кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары катнашты.
Шуның өстенә Татарстан финанслашу кысаларында бакчачылык ширкәтләренең территорияләрен төзекләндерүгә үз өлешен кертергә әзер: бакчачылар җыйган һәр сумга республика казнасыннан 1 сум өстәләчәк. Моның өчен бакчачылык һәм дача бергәлекләре якын арада территорияләрен инвентаризацияләргә тиеш. Ташландык җир кишәрлекләренә яңа хуҗа табарга кирәк.
Әмма Татарстан муниципаллары берлеге башлыгы Минсәгыйт Шакиров киңәшмәдә ассызыклаганча, бакчачылык берләшмәләрен яңартуга үзара салым акчаларын куллану мөмкинлеге федераль закончылык белән каршылыкка керә: дачаларда яшәүчеләр, анда теркәлмәү сәбәпле, үзара салым буенча референдумнарда катнаша алмый.