Казан Россия Үзәк банкының яңа купюраларында символлар өчен тавыш бирүдә икенче урынга чыкты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Россия Үзәк банкының яңа купюраларында символлар өчен тавыш бирүдә Татарстан башкаласы 2 урынга чыкты һәм герой- шәһәр Севатопольдән 2500 тавышка калыша. 20 сентябрьнең иртәсенә Казан (Идел буе) Федераль Университеты һәм Кремльне  141319 кеше сайладылар. Тагын бер герой-шәһәр – Волгоград безнең үкчәбезгә басып килә - ул 141000 кеше тавышына ия.
Исегезгә төшерәбез, Конкурс Россия Үзәк банкы тарафыннан уздырыла.  Илебез халкы тавыш бирү юлы белән яңа 200 һәм 2000 сумлык банкноталар өчен сурәтләр билгели. Казан өчен үз тавышыңны бирергә һәм статистиканы элеккечә tvoya-rossiya.ru сайтында карарга була. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Үзәк банк ике шәһәр-җиңүчене атый, яңа банкноталарда аларның символлары урнаштырылачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International