Кичә ТР Дәүләт Советынын 21 нче утырышында «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы канунына үзгәрешләр кабул ителде.
Төзәтмәләр Татарстан республикасында кертелгән бәйрәм көн (Республика көне – 30 август, ТР Конституция көне – 6 ноябрь, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре) ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага Үзгәрешләр 10 көннән гамәлгә керәчәк.
Төзәтмәләрнең эффектын инде ай ярымнан үк сизәчәкбез - 6 ноябрь – ТР Конституциясе көне якшәмбегә туры килгәнлектән, ноябрь аенда без бар россиялеләр кебек 3 көн ял итәячәкбез.Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан безне 4 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр озын яллар көтә.