Булдыклы әтиләр конкурсы

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

2016 елның 1 нче октябреннән 8 ноябренә кадәр Татарстанда ата-аналар җәмәгатьчелегенең  эшчәнлеген үстерү, гаилә абруен һәм әти кешенең статусын күтәрү максатларында «Әтиләр Советы эшчәнлеген иң яхшы оештыру» социаль проектлар бәйгесе үткәрелә. 
ТР Министлар Кабинеты Карары һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы инициативасы белән үткәрелә торган бу бәйгегә гаризалар 2016 елның 1 нче октябреннән 31 нче октябренә кадэр  ТР муниципаль берәмлекләре Советында кабул ителә. 
Кабул итү урыны: Казан шәhәре, Кремль, 1 нче подъезд, 2 нче этаж, 268 нче кабинет.
Кабул итү сәгате: 8.30 дан 18.00 сәгатькә кадәр.
Электрон адрес: Amir.Nurtdinov@tatar.ru 
Гариза тутыру буенчан сорауларга консультацияләр түбәндәге телефоннар аша бирелә:
Барышев Александр Георгий улы    8 (843) 263-60-20 
Фәррәхова Лилия Ильдус кызы   8 (843) 292-48-17 
Нуртдинов Әмир Наил улы    8 (843) 293-61-21
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International