Шушы көннәрдә Казан Кремленең кече залында ТР Президенты ярдәмчесе Равил Муратов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын яңадан яңарту һәм аквакультураны үстерү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясенең киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында аквабиокультура технополисы Концепциясен булдыру, ПГС һәм башка руда булмаган материаллар чыгару буенча хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгы, ТР муниципаль берәмлекләре территориясендә урнашкан күлләрне инвентаризацияләү турында сораулар каралды.
Фикер алышуда ТР муниципаль берәмлекләр Советы башкаручы сәркатибе Александр Барышев катнашты.