Съезд көне билгеләнде

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең ХI съезды 23 декабрьгә билгеләнде. Казан Кремлендә үткәрелгән Совет президиумы утырышы барышында шундый карарга киленде.Бу утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,министрлыклар hәм ведомстволар вәкилләре,муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары катнашты. Видеоконференция режимында республиканың барлык муниципалитетларына җиткерелгән утырышны республика муниципаль җәмәгатьчелеге рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Утырыш барышыда төрле әhәмиятле мәсьәләләр күтәрелде.Шул исәптән, 2017 елда төзеләчәк универсаль мәйданчыкларны сафка бастыру буенча программага яңалыклар кертү,”соры хезмәт базары” күрсәткечләрен ныклап киметү турында да җитди сүз барды.Муниципаль норматив хокуклар реестры да игътибарга алынды.
Утырыш ахырында Минсәгыйть Шакиров Татарстан Республикасында инде биш ел буена ике телдә чыгып килгән “Татарстанда җирле үзидарә” журналына язылу кампаниеләрендә актив эшләгән Югары Ослан,Кама Тамагы,Чирмешән муниципаль районнары башлыклары урынбасарларын “ТР муниципаль берәмлекләре Советы”  ассоцияциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International