Яшел Үзән районында,мәсәлән,Россиядә уникаль проект дип исәпләнгән шушы Картаны үз ияләренә җиткерәләр дә инде. Бу проект Татарстан Хөкүмәте тарафыннан hәм Mastercard дигән халыкара түләү системасы hәм партнер банклар ПАО “Ак Барс” hәм ПАО “Сбербанк” белән берлектә башкарыла.
Бу башлангычка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,ПАО “Сбербанк” павлениесе рәисе Герман Греф,Россиядә,Казахстанда,Белорусьта hәм Армениядә Mastercard системасы башлыгы Алексей Малиновский hәм ПАО “Ак Барс” банкасы правленисе рәисе Зөфәр Гәрәев старт биредәләр, дип хәбәр итә “Татаринформ” яңалыклар агентлыгы.
Беренче чорда халыкка 75 мең Карта тарату күздә тотыла.Бу эш,әлбәттә,гражданинның үз теләге белән генә эшләнә. Карталарны чыгару 70 проценты ПАО “Сбербанк”,калган 30 проценты “Ак Барс” банкы тарафыннан хәл ителә. Карталар халыкка бушлай өләшенә.