Муниципаллар белемнәрен ныгыталар

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Кичә,18 октябрьдә,КФУ ның дәүләт hәм муниципаль Югары мәктәбендә “Авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” дигән тема буенча квалификация күтәрү программасы буенча курслар эшли башлады. 24 ноябрьгә кадәр барачак бу укулар муниципалитетлар җитәкчеләренең теоретик hәм практик белемнәрен камилләштерүгә юнәлдерелә.
Авыл җирлекләре башлыклары хәзерге идарәче буынның яңа төркемен тәшкил итәргә,бүгенге hөнәри таләпләргә җавап бирергә,яңа шартларда төгәл hәм мәгънәле карарлар кабул итәргә,җаваплылыкны үз өсләренә ала белергә тиешләр.
Укуларның беренче дәресләрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары- Президентның территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсагыйть Шакиров,Татарстан Президенты каршындагы дәүдәт хезмәте hәм кадрлар службасы Департаменты җитәкчесе Александр Белов hәм КФУ ның Югары мәктәп директоры Игорь Привалов катнаштылар.            
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International