Үзебез өчен тырышабыз

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдә ТР Икътисад министрлыгында «түгәрәк өстәл» форматында «РФ субъектларында территорияләрнең икътисади  һәм җирлек инфраструктура үсешендәге булган мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарның катнашуы тәҗрибәсе» темасына киңәшмә узды. 
Утырышта Россия Финанслар министрлыгының НИФИ инициативалы бюджетлау Үзәге җитәкчесе Владимир Вагин,  ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, дәүләт хакимияте башкарма органнары вәкилләре катнашты. 
Киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы башкаручы сәркатибе  Александр Барышев «ТР территориясендә гражданнардан үзара салым җыю буенча тәҗрибә үзенчәлекләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International