19 октябрьдә ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республикада Су саклау зоналары елын үткәрү буенча Оештыру комитетының чираттагы җыелышы булып узды.
Утырышта Идел төбәкара табигать саклау прокуроры Олег Даминов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан районара табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
Җыелышта эшләнгән эшләрнең фәнни һәм практик нәтиҗәләре, шулай ук җәй көне сулыкларның «чәчәк атуы», Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында баткан суднолар мәсьәләләре каралды.
Утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы башкаручы сәркатип урынбасары Лилия Фаррахова катнашты.