Татарстан муниципаллары Австриядә үзидарә тәҗрибәсен өйрәнәләр

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан муниципаллары «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә 23 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Австриядә үзидарә тәҗрибәсен өйрәнәләр .
Үзидарә системасы биредә күпмедер катнаш халәттә,икелеклелек белән аерылып тора.Аңарда англо-саксон чалымнары hәм үзидарәнең континенталь төсмерләре hәм моделе белән аерылып тора.Шул ук вакытта аның үзенчәлекле яклары да шактый.
Кагыйдә буларак,Австриядә үзидарә автономияле,әмма ул дәүдәт ягыннан нык тәэсиргә дучар. Җирле үзидарә органнары үзидарә эшләрен дә башкаралар,шул ук вакытта дәүләт тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне дә үтиләр.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International