Буа районында - юридик десант

2016 елның 28 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президентының 2010 ел,22 март УП-156 номерлы“Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү hәм аны хокукый яктан агарту чаралары турында” Указын тормышка ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасының 2012 ел,2 ноябрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасында авылда яшәүче гражданнарга түләсез юридик хезмәт күрсәтү” турындагы Закон нигезендә Россия юристлары асссоцияциясенең Татарстан бүлеге авыл җирендә яшәүчеләргә юридик ярдәм күрсәтә.
Гражданнарга консультация  бирү зарурлыгын исәпләп,министрлыклар,ведомстволар,оешмалар җирлегендә мәгълүмат-консультатив төркем төзелде.Бу төркемгә, аерым алганда,Татарстан Дәүләт Советы,Татарстан Конституция Суды,Республикада кеше хокуклары вәкиле,ТР юстиция министрлыгы,Татарстан Республикасы җир hәм мөлкәт минисрлыгы,Татарстан Республикасы хемәт,халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы,ТР мәгариф  hәм фән министрлыгы,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре” Ассоцияциясе Аппаратларыннан,ТР буенча РФ юстиция министрлыгы Идарәсеннән,ТР буенча РФ ның Пенсия фонды Идарәсеннән,Татарстан Республикасы Адвокатлары hәм Нотариат палаталарыннан белгечләр кертелде.
2016 елның 27 октябрендә махсус оештырылган төркем Буа районының Кайбыч hәм Мөкерле авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итүне оештырды. Кабул итү барышында ике авыл җирлегеннән 47 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International