Санкт-Петербургта 24-25 октябрьдә “Россия төбәкләрендә hәм шәhәрләрендә стратегик планлаштыру: килешенүләрне эзләү уңаеннан диалог” ХV нче форумы булып үтте. Форум кысаларында Муниципаль районнар стратегиясе конкурсының финалы үтте. Финалда Татарстаннан, Удмуртиядән,Комидан,Томск hәм Ленинград өлкәләреннән 7 муниципаль берәмлек катнашкан иде. Конкурста җиңүче булып Чистай муниципаль районы танылды, икенче урынны Менделеевск районы яулады. Өченче урында - Ленинград өлкәсенең Гатчино муниципаль районы стратегиясе.