Татарстанда “Бизнес Десант 2016” старт алачак

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Кәсәбәче-бизнесмен үз эшен башлаганда,кагыйдә буларак, нинди юнәлеш сайларга,базардагы сәүдә юнәлешләрен ничек бәяләргә икәнен белми. Шуның өстенә кече күләмдәге акча маясы белән бизнесны ничек кузгатасын да чамаламый. Әгәр беренче айларда ук акчаңны яндырсаң, ни кыларсың?!
Бу мәсьәләдә республика кәсәбәчеләренә Татарстан икътисад министрлыгы ярдәмгә килде. “Бизнес Десант” дигән исем белән былтырдан шәhәрләрдә,район үзәкләрендә бушлай семинарлар эшли башлады. Биредә үз эшен башлыйсы килгән бизнесменнар өчен актуаль сорауларга җаваплар да табарга мөмкин. Шушы семинарларда( 2015 елда аларда 5 мең кеше катнашты) бизнес-тренерлар,танылган кәсәбәчеләр hәм эксперт-практиклар төбәк вәкилләре белән очраша.ТР кәсәбәчеләр Үзәге дә бу эштә активлык күрсәтә. Кызыксынганнар семинарларда дәүләтнең кәсәбәчеләргә ярдәм формалары белән дә таныша алалар.
“Бизнес Десант 2016” бүген  Мөслимдә семинарларны башлап җибәрә.Иртәгә,3 ноябрьдә ул Әлмәткә киләчәк.7- сеннән алып,11 ноябрьгә хәтле hөнәри бизнес-тренерлар Менделеевск,Тукай,Зәй,Баулы,Бөгелмә,Арча hәм Түбән Кама район үзәкләрендә булачаклар. Семинарлар сериясе 15 декабрьдә Сарманда тәмамланачак.
“Бизнес Десант”ның эшләү чараларын белү өчен hәм анда теркәлү өчен түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә кирәк: http://bizdesant.ru/registratsiya.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International