Хөрмәтле коллегалар!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе hәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халык бердәмлеге көне hәм Татарстан Конституциясе көне белән чын йөрәктән котлыйм!
Халык бердәмлеге - бүгенге җәмгыятьнең аерыгысыз чынлыгы hәм ул чынлык, җәмгыятьнең асылы буларак, вакыт,гасыр җилләреннән ,илдәге икътисади hәм сәяси вакыйгалардан бәйсез рәвештә шулай яшәргә дә тиеш.
Шунысы аерым мәгънәгә ия,без Татарстан Конституциясе көнен Халык бердәмлеге көненән соң бәйрәм итәбез. Конституциябез - гражданнарның хокуклары hәм ирекләренең ышанычлы гаранты,Россия Федерациясе кысаларында, ул безнең дәүләтчелегебезнең,җәмгыятьтә социаль - сәяси тотрыклыкның hәм хакимият звеноларының нәтиҗәле эшчәнлеге гаранты да булып кала.
Һәркайсыгызга бәхет,сәламәтлек,имнлек,омтылышларыгызның тормышка ашуын телим!
Ихтирам белән,
“Татарстан Республикасы
муниципаль берәмлекләре Советы”
Ассоцияциясе Рәисе М.З.Шакиров