2016 елның 3 нче ноябрендә ТР финанслар Министрлыгында муниципаль районнарның (шәһәр округларының), Федераль салым хезмәте һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәләре вәкилләре катнашында ТР консолидацияләнгән бюджетына салым түләү бурычлары һәм салым түләүчеләр – физик затлардан милек салымнарын җыю мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Лилия Фәррәхова катнашты.