7 ноябрьдә Гомумроссия муниципаль берәмлекләре Конгрессы президенты Виктор Кидяев үзе җитәкләгән оешманың хокукый,закон hәм муниципаль корылыш мәсьәләләре буенча Комитетытының беренче утырышын ачты. Комитет рәисе, РФ Дәүләт Думасының иҗтимагый берләшмәләр hәм дини оешмалар буенча Комитет рәисе урынбасары Дмитрий Вяткин алып барган киңәшмәдә “ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоцияциясенең юридик идарә башлыгы - башкарма сәркатиб урынбасары Луиза Курманова да катнашты.
Комитет әгъзалары Комитет эше формалары hәм ысуллары белән таныштылар,2016-2017 елларга зш планнарын кабул иттеләр.
Ахырдан караусыз калган җанварларны тоту hәм аларны карауның хокукый якларын hәм муниципаль берәмлекләрдә вафат булган кешеләрне күмүне оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.