11 ноябрьдә КФУ ның дәүләт hәм муниципаль идарәсе Югары мәктәбендә Татарстан авыл җирлекләре башлыклары өчен оештырылган гыйлем блогы үзенең эшен тәамлады.Бу- белемнәрен күтәрүчеләрнең 6 нчы төркеме иде инде.
Укуларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыруда Татарстан Президентының эчке сәясәт Департаменты җитәкчесе урынбасары- иҗтимагый проектлар мөдире Айрат Сәлимгәрәев,Татарстан муниципаль берәмлекләр Советының башкаручы сәркатибе Александр Барышев, дәүләт hәм муниципаль идарәсе Югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнаштылар.
Гыйлем бирү модуле программасы шундый итеп төзелгән иде:ул теоретик белемнәрне укытуның актив формалары белән тыгыз бәйләнгән: тренинг,интерактив дәресләр белән чиратлаштырылган иде. Дәресләрнең уңышы,әлбәттә,тыңлаучы сабакташларның активлыгына,аларның белемгә омтылу ихтыяҗларына,копетенцияләрен күтәрү дәртенә дә бәйләнгән иде.