Бүген “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясендә Кытай халык республикасының Сычуань провинциясенең тышкы элемтә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре урындагы эшләр белән танышырга килгәннәр иде. Делегацияне Cычуань провинциясе хөкүмәтенең чит илләр hәм миграция эшләре буенча канцелярия башлыгы урынбасары Хэ Гуансянь җитәкләгән иде.
Әңгәмә барышында “Татрстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров кыскача Россиядә җирле үзидарә эшләре үзенчәлекләре,республикадагы муниципаль җәмәгатьчелекнең hәм Совет эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныштырды. Кунаклар,аерым алганда, Татарстанда җирле бюджетларның формалашу нечкәлекләре hәм бигрәк тә 2013 елдан бирле эшләп килүче үзара салым программасы белән кызыксындылар. Кытайдан килгән дәүләт хезмәткәрләре үз сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алдылар.
Шуны да искәртәбез,Сычуань провинциясе дәүләт хезмәткәрләре hөнәр квалификацияләрен күтәрү,идарә итү тәҗрибәсен өйрәнү буенча КФУ ның атналык курсларына укырга килгәннәр иде.