Бүен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров «Татарстан радиосы»нда булып,иртәнге туры эфир программасында үзара салым программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде hәм тыңлаучыларның сорауларына җаваплар да бирде.
Исегезгә төшерәбез,Татарстанда үзара салым программасы дүртенче ел тормышка ашырыла. Шунысы игътибарга лаек,урыннарда җыелган hәр сумга республика дүрт сум өстәмә бирә. Беренче мәлне муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре гражданнарның бу эшенә күпмедер шик-шөбhә белән караганнар иде.Әмма тора-бара эш әйбәт борылыш алды:2013 елдан 2016 елгача республиканың авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз террторияләре өчен 377,8 миллион акча җыйдылар.Бу суммага республика 1,4 миллиард сум акча кертте!
Бу акчалар юллар төзүгә,зиратларны карауга,авыл җирлекләрен су белән тәэмин итүгә тотылды.Моның өстенә, муниципалитетларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, чүплек полигоннарын рәтләүгә,елга-күлләрне чистартуга,hәйкәлләрне яңартуга hәм башка яхшы эшләргә күләмле суммалар сарыф ителде.