Шушы якшәмбедә (20 ноябрь) Татарстанның 42 районында,ә 11 декабрьдә Яңа Чишмә районында үзара салым уңаеннан үз карарларын кабул итәчәкләр.
Мәгълүм булганча,Татарстанда үзара салым программасы дүртенче ел инде шактый зур колач белән хәл ителеп килә. Халык үз кулы белән җыйган акчаның hәр сумына бюджеттан дүрт сум акча өстәлә. 2013 елдан 2016 елгача Татарстан халкы үз территорияләрен үстерүгә 377,8 миллион сум акча кертә алды.Ә республика шул сумманы тагын 1,4 миллиардка арттырды.
Бу акчалар нигездә юлларны төзәтүгә,зиратларны карауга,авылларны су белән тәэмин итүгә тотылды. Болардан кала, акча муниципалитетларда янгын куркынычсызлыгы чараларына,чүплек полигоннарын карауга,елгалар,күлләр,чишмәләрне чистартуга,hәйкәлләрне яңартуга,яңаларын төзүгә,башка чараларга тотылды.
Шунысы мөhим, җирлек башлыгы, яисә депутаталар урыннарда үзара салымны кертүне хәл итә алмыйлар.Үзара салымны туплау турында карар бары халык җыенында гына кабул ителә. Моның өчен җыендагы кешеләрнең 50 проценттан артыгы тавыш бирергә тиеш.Шуны да искәртергә кирәк,әлеге җыенда тавыш бирүгә җирлектә теркәлгән бәлигъ булган кешеләрнең яртысыннан артыгы катнашырга тиеш.
“Әгәр муниципаль хакимият үзара салым фикерен халыкның яклавына ышанмый икән,яисә ул салымның зарурлыгын күрмиләр икән,референдумны үткәрүнең мәгънәсе юк.Салым суммасын билгеләүгә дә үлчәм белән карарга кирәк.Бу эштә ниндидер ярыш оештыру кирәк түгел,”дип искәртә “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров.
Шуны да искәртергә кирәк,кайбер категория гражданнар өчен түләүләрнең күләмен киметү дә каралган.Бу хакта муниципаль берәмлек үзе карар кабул итә. Киметелгән түләүләр 1,2 группа инвалидларга,сугыш ветераннарына,хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарга,сугышта hәлак булганнарның ялгыз калган хатыннарына,хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан категорияләргә,аз керемле,күп балалы гаиләләргә,институтларда көндез укучы студентларга,хәрби хезмәттәгеләргә билгеләнә. Киметелгән түләү исемлегенә керүчеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процент күләменнән артып китмәскә тиеш. Бу хакта “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы" 131-ФЗ законының 56 нчы маддәсендә искәртелә.